Яр Чаллы. «Мәләкәс аръягы» торак йортларында актыккы тикшерү уздырылды.

2021 елның 7 октябре, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Мәләкәс аръягы» торак районында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан яңа ун катлы ике йортта ахыргы тикшерү уздырылды.

10А номерлы йорт Н.Якупов урамында урнашкан. Анда 160 фатир бар, мәйданы – 7511,60 кв. м. 95Б номерлы икенче, 200 фатирлы йорт В.Фоменко проспектында урнашкан. Аның мәйданы – 9397,40 кв. м. Йортлар арасындагы территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары бар.

Йортлар 2019 елның июнендә төзелә башлаган булган. Аларны төзүче – «ДОМКОР» МТ ҖЧҖ.

Объектлардагы тикшерүләрнең нәтиҗәсе уңай. Проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәләре әзерләнә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International