"Мәләкәс арты" торак районының 21 микрорайонында урнашкан торак йорт ТР Дәүләт төзелешен күзәтү инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган, төзекләндерелгән капиталь төзелеш объектының техник регламентларның (нормаларның һәм кагыйдәләрнең), башка норматив-хокукый актларның һәм проект документларының таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алды.
Җитештерүне үстерү һәм арматура каркасларын куллану стратегиясе Россиянең Төзелеш министрылыгы карамагындагы “Төзелеш” фәнни-тикшеренү үзәге базасында эшләнәчәк. Бу идеяне “Металл Экспо 2015” халыкара күргәзмәсе мәйданында үзәк тарафыннан оештырылган түгәрәк өстәл кысаларында металлургия компанияләре һәм тармак берләшмәләре дә хуплаган.