Бу мөһим иҗтимагый-сәяси вакыйга илнең алдагы биш елга үсеш векторын билгеләячәк. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын киләчәк өчен тавыш бирергә чакыра.
«Бүген республикабыз – яшәү һәм эшләү өчен уңайлы, тотрыклы һәм икътисадый уңышлы төбәк. Милләтара һәм динара тынычлык һәм гражданлык татулыгы – безнең горурлыгыбыз. Иҗади хезмәт һәм традицияләргә тугрылык казанышларыбызның һәм киләчәккә ышанычыбызның нигезе булып тора. Күпләр Татарстан үсешенең югары дәрәҗәдә булуын, кешенең үз-үзен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләрнең киңәюен билгеләп үтәләр, ләкин эшлисе эшләр байтак әле. Сезне актив тормыш позициягезне күрсәтергә – 17-19 сентябрьдә сайлау участокларына килергә һәм Татарстан үсешенә ярдәм итүче кандидатларны сайларга чакырам», – диде Рөстәм Миңнеханов.
Татарстан Президентының тулы мөрәҗәгатен видеороликта карагыз:
https://gsn.tatarstan.ru/videoreportazhi.htm/video/7617959.htm