ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Әлмәт муниципаль районы, «Әлмәт урманчылыгы» ДБУ, Поташ Аланы кишәрлеге урманчылыгында урнашкан «Орлёнок» ял базасында тикшерү эшләрен төгәлләде.
Граждани төзелеш объектын төзүче оешма – «Транснефть-Прикамье» АҖ. Генераль проектлаучы – «Уралтрубпроводстройпроект» проект фирмасы ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Эксперт» ҖЧҖ. Техник күзәтчелекне «Транснефть Надзор» ҖЧҖ башкара.
Балаларны савыктыру комплексы Әлмәт шәһәреннән ерак түгел, урман биләмәсендә урнашкан һәм 10324,50 кв. метр мәйдан били. Биредә барысы да «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәрләре балаларын ял иттерү һәм савыктыру өчен каралган, бу предприятиенең социаль сәясәтенең өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора.
Корпоратив балалар лагереның беренче бер катлы корпуслары 1963 елда төзелгән булган. 2004 елдан «Орлёнок» территориясендә «Транснефть – Прикамье» АҖ акчасына ябык бассейнлы һәм су аттракционнары булган аквапарк, футбол кыры, теннис һәм баскетбол уеннары өчен спорт мәйданчыклары төзелә. «Орлёнок» ял базасына реконструкция үткәрү турында карар 2017 елда балаларның уңайлы һәм куркынычсыз яшәү шартларын яхшырту, белем бирү, мәдәни-ял итү, спорт-савыктыру эшчәнлеге инфраструктурасын үстерү максатларында кабул ителгән.
Комплекслы реконструкция кысаларында өч йокы корпусы төзелгән, 250 урынга исәпләнгән кинозал һәм ашханә белән мәдәни-күңел ачу үзәге корылган. Тәрбиячеләрне яшәтү өчен бина төзелгән, медпункт һәм музей оештырылган, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган. Биналарның интерьер чишелешләре эргономика, функциональлек, энергия нәтиҗәлелеге һәм экология таләпләре нигезендә башкарылган.
Модернизацияләүгә кадәр «Орлёнок» лагерында ел саен «Транснефть – Прикамье» АҖ хезмәткәрләренең 500гә якын баласы ял итә торган булган. Реконструкциядән соң ял базасы җәйге сезонда 880 баланы: сменага 220 кеше кабул итә алачак. Моннан тыш, ял базасы ел дәвамында эшләячәк, предприятиенең барлык биш филиалыннан килгән хезмәткәрләрнең гаиләләрен ял көннәрендә кабул итәчәк. Беренче «Орлёнок» балалар сменасын 2022 елда, җәйге каникул башлану белән кабул итәчәкләр.
Ахыргы тикшерү барышында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары реконструкцияләнгән объектларда булды, болар – өч йокы корпусы, кино залы булган мәдәни-күңел ачу үзәге, медпункт белән персонал яшәү өчен бина, ашханә, хуҗалык инвентаре саклау урыны, тикшереп кертү пункты.
Якын арада граждани төзелеш объектына проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.