ПАН-прекурсор җитештерү заводында актыккы тикшерү уза

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

«Алабуга» СҖТ МИЗ «Синергия» индустриаль-технологик паркы территориясендә урнашкан ПАН-прекурсор җитештерү буенча заманча заводның 3 нче корпусында ахыргы тикшерү эшләре бара.

Белешмә: ПАН-прекурсор – углерод җепселләре җитештерү өчен чимал булган ак җепселләр. Аны органик яки органик булмаган эретмәдә җеп эрләү эретмәсен формалаштыруның бер ысулын кулланып, гомо- һәм акрилонитрил сополимерларыннан алалар. Башлангыч материалның сыйфаты югарырак булган саен, углерод җепселенең ныклыгы да югарырак була.

«Синергия» индустриаль-технологик паркының 3 нче корпусын төзүче – «Алабуга «СҖТ МИЗ» АҖ. Генераль проектлаучы – «ГИПРОИВ» ААҖ. Генераль подрядчы –«Алабуга Девелопмент» ҖЧҖ.

Хәзер объект – әзерлек стадиясендә. Белгечләр башкарылган төзелеш-монтаж эшләренең проект документациясе һәм шәһәр төзелеше законнары таләпләренә туры килүен тикшерә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Көнчыгыш территориаль органы инспекторлары тарафыннан кисәтүләр булмаса, аңа проект документларына туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.

Исегезгә төшерәбез, 2020 елның маенда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелеп килүче «Синергия» индустриаль-технологик паркының 4 нче корпусына ярашлылык бәяләмәсе бирде. Объектның гомуми мәйданы – якынча 76 мең кв.метр. Проект ике җитештерү корпусын, ике склад мәйданын, җиңел һәм йөк автомобильләре өчен автостоянканы күздә тота. «Синергия» паркы Татарстанның Алабуга муниципаль районында «Алабуга» махсус икътисадый зонасында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International