2022 елда Казанда Россия венчур форумы узачак

2021 елның 14 сентябре, сишәмбе

2022 елның 30-31 мартында Казанда «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге территориясендә Россия венчур форумы узачак. Тиешле боерыкны ТР Премьер-министры А.В. Песошин имзалаган.

Чара «Татарстан Республикасы Инвестиция-венчур фонды» коммерциясез оешмасы һәм Россиянең Венчур инвестицияләү ассоциациясе башлангычында оештырыла.

Боерык нигезендә Республика оештыру комитеты төзеләчәк, ул 2021 елның 30 декабренә кадәр форумны әзерләү һәм үткәрү буенча чаралар планын эшләргә һәм расларга тиеш булачак.

Россия венчур форумын офлайн һәм онлайн форматында уздыру планлаштырыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International