Яр Чаллы шәһәренең «Прибрежный» микрорайонында балалар бакчасы тикшерелә

2021 елның 7 сентябре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Яр Чаллы шәһәренең 34 нче «Прибрежный» микрорайонында 130 нчы «Калейдоскоп» балалар бакчасында тулы куәтенә ахыргы тикшерү уздырыла.

Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы Раскольников урамы, 2 нче йорт адресы буенча урнашкан.  Ул ике катлы, мәйданы – 3525,40 кв. метр. Балалар бакчасы 220 баланы кабул итә ала.  

Объект төзелеше 2021 елның мартында башланган.

Аны төзүче һәм техник заказ бирүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна учреждениесе.

Генераль проектчы – Татарстан Республикасының «Татинвестгражданпроект» баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» дәүләт унитар предприятиесе.

Генераль подрядчы – «Твой дом» төзелеш компаниясе» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.

Яр Чаллы мэриясе матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, шәһәрдә 2021 елда «Демография» илкүләм проекты буенча өч яңа балалар бакчасы төзелгән. Алар «Яшьлек», «Прибрежный», «Притяжение» кебек күпбалалы гаиләләр яши торган яңа микрорайоннарда барлыкка килгән.

Хәзер Яр Чаллыда, яңа балалар бакчаларын исәпкә алып, 131 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе булачак. 3 яшьтән 7 яшькә кадәрге балалар өчен урыннар белән тәэмин ителеш – 100%, ясле яшендәге балалар буенча – 75%.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International