Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы аша капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору эшләрен башлау һәм тәмамлау турындагы белдерүләрне кабул итү, ярашлылык турында электрон формалы бәяләмәләр бирү.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 13 апрелендәге 242 номерлы карары белән расланган Социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен, дәүләт йөкләмәсе (заказ) урнаштырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон формада күрсәтүгә күчү чаралары планы нигезендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталы ярдәмендә капиталь төзелеш объектларын төзү, үзгәртеп кору эшләрен башлау һәм тәмамлау турындагы белдерүләрне кабул итү, ярашлылык турында электрон формалы бәяләмәләр бирү эшчәнлеге тәэмин ителә.
Хәзерге вакытта ТР ДТК инспекциясе тарафыннан, «Татарстан Республикасының Цифрлы трансформация үзәге» ДКУ белән берлектә, югарыда күрсәтелгән социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен Татарстан Республикасы Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталында күрсәтү эше алып барыла, документларның рәвешләре һәм аларны төзүче оешмалар (техник заказчылар) тарафыннан тапшыру тәртибе эшләнә.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Социаль әһәмиятле дәүләт хезмәтләрен, дәүләт йөкләмәсе (заказ) урнаштырыла торган Татарстан Республикасы дәүләт учреждениеләрендә күрсәтелә торган хезмәтләрне электрон формада күрсәтүгә күчү чаралары планын раслау турында» 242 номерлы карарына сылтама:
https://pravo.tatarstan.ru/npa_kabmin/post/?npa_id=756368