23 июньдә Казанда «Россия 1» телеканалында «Вести» программасын һәм «Разговор с Владимиром Путиным» программасын алып баручы Эрнест Мацкявичюс катнашында семинар-уку узды. Популяр журналист «Лидерның көрәшчән техникалары. Ышандыру сәнгате» темасы белән чыгыш ясады.
Эрнест Мацкявичюсны миллионнарча тамашачы белә. Ул телевидениедә 1991 елдан бирле эшли. Илебезнең «Россия 1» телеканалы эшчәнлеген әлеге талантлы, нечкә хисле һәм интеллигент журналисттан башка күз алдына да китереп булмый. Эрнест Мацкявичюс дәүләт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. 2008 елда аны «Ватан каршындагы казанышлар өчен» орден-медале белән бүләкләгәннәр, ә 2014 елда Дуслык ордены тапшырылган.
Семинар К(И)ФУ Дәүләт һәм муниципаль идарә югары мәктәбе базасында өч юнәлеш буенча узды:
- Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволарының матбугат хезмәтләре җитәкчеләре өчен;
- Татарстан Республикасы массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре өчен;
- Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары җитәкчеләре өчен.
Чарада Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе В.А. Кудряшов, җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлегенең өлкән белгече – Инспекциянең матбугат секретаре Д.Р. Сәлахова катнашты.