Яр Чаллыда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең семинар-киңәшмәсе узды

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

19 май көнне Яр Чаллы мэриясендә Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең семинар-киңәшмәсе булып узды.

Киңәшмә кысаларында дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашырганда Инспекциянең һәм төзелештә катнашучыларның үзара хезмәттәшлегенең иң актуаль мәсьәләләре, шулай ук өлешле төзелештә катнашу турындагы законнардагы төп үзгәрешләр, вентиляцияләнә торган фасадны монтажлаганда проект документациясенең таләпләре һәм торак йортларның энергиянәтиҗәлелеген билгеләү мәсьәләләре каралды.

Киңәшмәне инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов ачып җибәрде. Төзелеш өлкәсендә дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашырганда төп мәсьәләләр һәм таләпләр турында Инспекциянең хокук идарәсе җитәкчесе Ш.Н. Рәимов сөйләде. Өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлеге җитәкчесе Д.Н. Сергеев өлешле төзүдә катнашу турындагы законнардагы үзгәрешләр турында сөйләде.

Чарада Инспекция вәкилләре – җитәкче урынбасары Л.З. Фатыйхов, дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру тәртибе үтәлешенә контроль бүлеге җитәкчесе И.А. Кәримова, Төньяк-Көнчыгыш һәм Көнчыгыш территориаль органнар җитәкчеләре З.Х. Фәрхетдинов һәм С.А. Цыганцов, башка хезмәткәрләр, Яр Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты җитәкчесе Ф.Ш. Сәлахов, Татарстанның Яр Чаллы, Әгерҗе, Актаныш, Зәй, Мамадыш, Минзәлә, Түбән Кама районнары төзелеш оешмалары вәкилләре катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International