Май уртасында Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Түбән Камада Фикрәт Табиев урамындагы 35А номерлы торак йортның проект документларына туры килүе турында бәяләмә бирелде. Әлеге йорт республикада гамәлгә ашырыла торган социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
Объект ике ел дәвамында – 2019 елның апреленнән алып төзелгән. Ул шәһәрнең 49 микрорайонында урнашкан. Йорт 10 катлы, 4 блок-секциядән, 169 фатирдан тора. Аның гомуми мәйданы 10723,24 кв.м. Тору өчен әзер итеп төзелгән фатирлар янгын очракларын кисәтә торган җайланмалар һәм счётчиклар белән җиһазландырылган, батареяларга җылылыкны көйли торган җайланмалар куелган.
Әлеге йортны төзүче – «ГЖФ» коммерциячел булмаган оешма, техник заказ бирүче – «Инжиниринг һәм проектлар белән идарә итү үзәге» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте, проектлаучы – «Форум» архитектура-проект остаханәсе җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте. Генераль подрядчы – «СТРОЙСТАНДАРТ» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте.