Сәламәтлек – безнең кулда…

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

18 майда Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә хезмәткәрләрне Сovid-19 коронавирус инфекциясенә каршы вакцинацияләү узды. Чараны оештыруда ярдәм итүче – Четаев урамында урнашкан Казан Консультатив-диагностика үзәге.

Бу көнне барлыгы 12 кеше прививка ясатырга риза булды: 11е – беренче тапкыр, 1се – кабат. Күпме бу, азмы? Әйтүе кыен. Чөнки сораулар бик күп. Кемгәдер прививка ясату тыела, кемдер үзе ясатырга теләми, кемдер шикләнә. Планлаштыручылар да бар, әмма вакциналарны сайлау белән мәшгуль. Кайсысы яхшырак... Шуңа күрә кешеләр күп уйлана да. Әйе, курыкканга куш күренә, диләр!

Тик табиблар куркырга кирәкми, дип киңәш итә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дә әлеге адымга барган хезмәткәрләр табылды. Чөнки сәламәтлек – бик мөһим әйбер. Үзеңнеке генә түгел, тирә-юньдәгеләрнеке, бергә эшли торган, яши, укый торган кешеләрнеке дә.

Барысы да Спутник V прививкасын ясатты. Бу вакцина буенча кечкенә генә белешмә: Спутник V (Гам-Ковид-Вак) – коронавирустан беренче рәсми вакцина. Академик Н. Ф. Гамалея исемендәге Эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәгендә эшләнгән. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы тарафыннан 2020 елның 11 августында теркәлгән.

Түбәндә Спутник V вакцинасына сыйфатламалар сурәтләнгән, сорауларга җаваплар һәм вакцинацияләү буенча файдалы киңәшләр бирелгән сылтамалар бирелә. Иренмичә укып чыгыгыз һәм авырмагыз! Барыгызга да ныклы сәламәтлек телибез! Ә табибларга зур рәхмәт!

https://sputnikvakcine.ru/

https://xn--80aesfpebagmfblc0a.xn--p1ai/faq/?tags=42

https://kontur.ru/articles/6071

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International