Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән!

2021 елның 30 апреле, җомга

Кадерле дуслар, хезмәттәшләр!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы исеменнән Сезне якынлашып килүче Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәм!

«Тынычлык! Хезмәт! Май!» ‒ әлеге өч сүз әлегә кадәр җанны иркәли. Язның соңгы ае күпләр өчен Беренче май бәйрәмнәреннән демонстрацияләрне, теге яки бу предприятие хезмәткәрләренең колонналап атлап баруларын, үзебезнең һәм ил казанышлары өчен горурлык хисләре турында искә төшерә.

Сезгә хезмәтегездә уңышлар, ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете һәм һәр йортка тынычлык телим!

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе

В.А. Кудряшов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International