ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан 2020 елда төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасы һәм хезмәт сагы кагыйдәләрен бозган өчен 146 карар чыгарылган

2021 елның 2 феврале, сишәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз вәкаләтләрен үтәү кысаларында төзелеш объектларында хезмәтне саклау, төзелеш куркынычсызлыгы һәм төзелеш мәйданнарын оештыруның проект документларына туры килү-килмәве таләпләре үтәлешен күзәткән.

2020 елда, башка мәсьәләләрдән тыш, биектә эшләү, шул исәптән йөк күтәрүчән механизмнарны куллануга да басым ясалган, чөнки аларны үтәгәндә таләпләрне бозу хезмәткәрнең яки предметларның егылып төшүе, еш кына үлем кебек җитди нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай ук төзүчеләр тарафыннан коронавирус таралуны профилактикалау таләпләренең дә үтәлеше контрольдә тотылган.

2020 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре тарафыннан республиканың төзелеш объектларында 3834 тикшерү үткәрелгән, алар барышында хезмәтне саклау һәм төзелеш мәйданнарында куркынычсызлык техникасы өлкәсендәге хокук бозулар өчен 6 млн. 288 мең сумлык 146 карар чыгарылган. Шул ук вакытта 2019 елда 15 млн. 484 мең сумлык 364 карар чыгарылган булган. 

2018 һәм 2020 елларда Инспекция тарафыннан кабул ителгән административ чараларның күрсәткечләре ачыкланган административ хокук бозуларның кимүе турында күрсәтә.

Бозуларның кимүе кайбер сәбәпләр аркасында килеп чыккан, алар арасында төп сәбәпчеләр:

1) Төзелеш мәйданчыкларында түбән квалификацияле кадрлар санын киметү.

2) Эш бирүченең үз хезмәткәрләренең куркынычсызлыгын шәхси саклану чаралары белән тиешле дәрәҗәдә тәэмин итү, кирәкле укуларны үткәрү теләге.

3) Төзелеш объектында генераль подрядчы һәм техник заказчы ягыннан хезмәт шартларын контрольдә тотуны гамәлгә ашыру.

4) Хезмәткәрләрнең үз сәламәтлекләренә һәм куркынычсыз хезмәт шартларын үтәүгә зур игътибар бирүе.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International