ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары Чаллыда барган яңа төзелеш корылмаларында газ белән тәэмин итү системасын тикшерде

2021 елның 25 гыйнвары, дүшәмбе

Бүген, 25 гыйнварда, Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Төньяк-Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре Яр Чаллы шәһәренең «Мәләкәс аръягы» торак районының 21нче микрорайонында урнашкан 21-16 номерлы торак йортка күчмә тикшерү үткәрде.

Ахыргы тикшерү барышында белгеч газ белән тәэмин итү системасын проект документларына туры килү-килмәүгә карады. Аерым алганда, газүткәргечнең эретеп ябыштыру җөйләренең дөрес ясалышы һәм анда коррозиягә каршы өслек булуы, газүткәргечтән электр розеткаларына кадәр норматив араны үтәү, кухня бүлмәсендә вентиляция, газ счетчикларын һәм келә арматурасын урнаштыру-урнаштырмау тикшерелде.

Барлык норматив таләпләрне үтәүнең максаты – газүткәргечен һәм газ кулланучы җайланмаларны эксплуатацияләгәндә фатир милекчеләренең алга таба куркынычсызлыгы.

Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә исле газ белән агулану индивидуаль җылылык – газ казаннары урнаштырылган бүлмәләрдә булырга мөмкин, дип кисәттеләр. Шуңа күрә заманча йортларда исле газга һәм метанга газ сигнализаторларын урнаштыру мәҗбүри таләп булып тора. Белгечләр аңлатканча, исле газның чик концентрациясе арткан вакытта электромагнит клапан – газүткәргечтәге чикләгеч җайланма эшли, бу исә агуланудан котылырга һәм гадәттән тыш хәлләрне булдырмый калырга ярдәм итә.  

Шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре торак йортның газүткәргеченә газ җибәрү эшләренең инспекторлар тикшереп, төзүче оешма тарафыннан файдалануга тапшыруга рөхсәт алынганнан соң гына гамәлгә ашырылуы турында да билгеләп үттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International