Татарстанда «Демография» илкүләм проекты буенча тагын бер балалар бакчасы төзелде

2020 елның 8 декабре, сишәмбе

Казанның Идел буе районында 220 урынлы яңа балалар бакчасы бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документациясе таләпләренә туры килүе турында уңай бәяләмә алды. Мәктәпкәчә учреждение «Демография» илкүләм проекты ярдәмендә төзелгән.

Бина мәгариф учреждениеләренең барлык яңа таләпләренә дә туры килә. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Бинаның гомуми мәйданы 3738,7 кв. метр тәшкил итә.

ТР Төзелеш министрлыгы мәгълүматларына караганда, «Демография» илкүләм проекты кысаларында 5030 урынга исәпләнгән 22 балалар бакчасы төзелеше планлаштырылган, шул исәптән 1,5-3 яшьлек балалар өчен – 2525 урын, 3-7 яшьлек балалар өчен – 2505 урын. Хәзерге вакытта 21 объектта төзү-монтаж эшләре тәмамланган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International