Татарстанда иң эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсе ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 5 декабре, шимбә

Түбән Кама шәһәренең Сөембикә-Тынычлык урамында төзелгән күпфункцияле үзәк бүген Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Ярашлылык турында бәяләмә объектның проект документларына туры килүен раслый.

Проект буенча күпфункцияле комплексның гомуми мәйданы 120 мең кв.метр тәшкил итә. Эчтә кибетләр, кафе, фуд-корт, күңел ачу мәйданчыклары өчен бүлмәләр планлаштырылган. Сәүдә үзәге көнгә 20 меңгә якын кешене сыйдыра ала. Бу – Татарстанның иң эре сәүдә-күңел ачу үзәкләренең берсе.

Исегезгә төшерәбез, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре объектта комплекслы тикшерү үткәрде, аның барышында барлык системалар, шул исәптән янгын куркынычсызлыгының 2 меңнән артык җайланма нигезендә эшли торган автоматик системасы тикшерелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International