Республиканың Нурлат муниципаль районының Урта Камышлы авылында социаль ипотека республика программасы һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча төзелгән 27 фатирлы яңа торак йорт Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә туры килүе турында бәяләмә алды. Тиздән 27 гаилә көтеп алынган фатирлардан ачкычлар алачак.
3 катлы торак йортның гомуми мәйданы 2219,5 кв. метр тәшкил итә. Территориядә балалар мәйданчыгы бар, төзекләндерү кысаларында газон урнаштырылган. Объектны төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы.
Торак алу мөмкинлеген тәэмин итү, шул исәптән һәркем алырлык ипотека, социаль программалар һәм эконом-класслы йортлар төзү хисабына да — Татарстан Республикасы Президенты куйган стратегик бурыч.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе алдында сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, социаль ипотека программасы буенча төзелә торган объектларны төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау бурычы тора.