Республиканың Буа муниципаль районында универсаль спорт залы төзелеп беткән. Бүген, 9 сентябрьдә, спорт объекты Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының туры килүе турында бәяләмә алды.
Проект нигезендә бинаның беренче катында волейбол, баскетбол һәм мини-футбол дәресләре залы каралган. Икенче катта көрәш һәм бокс залы, тренажер залы җиһазландырылган. Бина укыту-күнекмәләр бирү дәресләре һәм республика дәрәҗәсендәге ярышлар уздыру өчен билгеләнгән.
ТР Президенты Р.Н.Миңнеханов карары нигезендә республикада 6 универсаль спорт залы (Буа, Мамадыш, Сарман, Зеленодольск (Осиново авылы), Тукай һәм Кукмара муниципаль районнарында) төзү программасы гамәлгә ашырыла.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, спорт инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау.