Буада 260 урынлы балалар бакчасы ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды

2020 елның 9 сентябре, чәршәмбе

Буаның Некрасов урамында урнашкан 260 урынга исәпләнгән «АБВГДейка» балалар бакчасы төзелеп беткән. Бүген, 9 сентябрьдә, мәктәпкәчә учреждение Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алды.

Объект «Демография» илкүләм проекты нигезендә төзелгән. Ул белем бирү учреждениеләренең яңа таләпләренә туры килә һәм расланган проект документациясе нигезендә төзелгән. Бу хакта ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов хәбәр итте.

Балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Ике катлы бинада уеннар өчен уңайлы бүлмәләр, йокы бүлмәләре, киенү-чишенү бүлмәләре, буфет һәм бәдрәф булган төркем ячейкалары урнашкан. Шулай ук музыка һәм физкультура дәресләре өчен заллар, медпункт, психолог һәм логопед кабинетлары, азык-төлек блогы бар.

3 яшьтән алып 6 яшькә кадәрге нәниләр өчен балалар бакчаларында урыннар мәсьәләсен хәл итү – Татарстан Президентының мәгариф өлкәсендәге программаларының төп казанышларыннан берсе.

Татарстанда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2010 елдан 2019 елга кадәр 37 585 урынга исәпләнгән 239 яңа балалар бакчасы барлыкка килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International