Татарстанда «Демография» милли проекты кысаларында психоневрология интернатының яңа корпусы ачылды

2020 елның 8 сентябре, сишәмбе

Бүген республикада Арча муниципаль районының Яңа Чүриле авылында урнашкан психоневрология интернатының яңа корпусын ачу тантанасы булды. Халык өчен генә түгел, учреждение хезмәткәрләре өчен дә бәйрәм булган чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова һәм башка мәртәбәле кунаклар катнашты.

«Коронавирус пандемиясенә карамастан, бер генә милли проект та, республика президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән әзерләнгән 50 программаның берсе дә кыскартылмады, барлык объектлар да яхшы сыйфатлы итеп һәм вакытында гамәлгә кертелә», – дип билгеләп үтте республика министрлар кабинеты вәкиле. Рөстәм Нигъмәтуллин барлык төзүчеләргә сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерде, ә интернат коллективын һәм анда яшәүчеләрне яңа бина белән котлады.

Яңа корпусны ачу хөрмәтенә бүген Яңа Чүриле ПНИ тернәкләндерү җиһазлары алу өчен сертификат тапшырдылар.

Исегезгә төшерәбез, психоневрология интернатның торак корпусын төзү 2019-2020 елларда «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында, психик авырулардан интегүче социаль хезмәт алучыларның уңайлы һәм имин тормыш шартларын булдыру максатыннан башкарылды.

Яңа корпусның торак зоналарында өстәмә ял бүлмәләре, ризык әзерләү һәм кабул итү бүлмәләре оештырылачак, бу исә социаль-педагогик тернәкләндерү, психологик бушату буенча дәресләр үткәрергә, шулай ук социаль хезмәтләр алучыларны мөстәкыйль яшәүнең беренчел күнекмәләренә өйрәтү мөмкинлеге бирәчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, психоневрология интернатлар эшчәнлегендәге технологияләр социаль хезмәт һәм медицина ярдәме күрсәтүнең үзара өзлексезлеген, дәвамлылыгын һәм бәйләнешен тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Актив коммуникацияне үстерү өчен социаль-педагогик һәм социаль-психологик тернәкләндерү төрле арт-технологияләр кулланып үткәрелә: ком терапиясе, курчак терапиясе, пластилинография, китап терапиясе, хобби-техникалар.

Проектта катнашучылар белән махсус җиһазландырылган тренировка бүлмәләрендә үз-үзеңә хезмәт күрсәтү һәм шәхси гигиена күнекмәләрен формалаштыру, көнкүреш техникасыннан файдалану, азык әзерләү буенча дәресләр үткәрелә. Яшь инвалидлар кер юарга, үтүкләргә, катлаулы булмаган аш-су әзерләргә өйрәнәләр, кибетләргә, даруханәләргә баралар. Шулай ук татарстанлыларны социаль-мохит хезмәттәшлегенә һәм коммуникациягә өйрәтәләр.

Моннан тыш, социаль хезмәт алучыларның санын арттыру өстәмә 42 эш урыны булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International