ГЭС бистәсендә төзелгән яңа спорт-савыктыру комплексы Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документларының ярашлылыгы турында бәяләмә алды.
Аны төзү дәүләт-шәхси партнерлык кысаларында башкарылган, биредә эшләр узган елның көзендә башланган. 4593 кв. метр мәйданлы ике катлы комплекс ике бинадан тора – фитнес-үзәк һәм термаль комплекс. Тренажер залында 145 урын булдырылган. Термаль комплексны 2021 елда ачу планлаштырыла.
Татарстанның Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бурычы – сыйфатлы материаллар һәм конструкцияләр куллануны тәэмин итү, спорт инфраструктурасы объектларын төзегәндә һәм тапшырганда законнарны бозмау һәм расланган проект документларыннан тайпылышларга юл куймау.