Бүген, 2020 елның 7 августында, «Төзүчеләр көне» һөнәри бәйрәме уңаеннан Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә хезмәткәрләрне тантаналы котлау чарасы узды. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесе Василий Кудряшов тармакның иң яхшы вәкилләренә дипломнар, Рәхмәт хатлары һәм «ТАССР төзелүнең 100 еллыгы» истәлек медальләрен тапшырды.
Василий Кудряшов хезмәткәрләрне якынлашып килүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады, намуслы хезмәтләре һәм төзелеш тармагын үстерүгә керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде.
«Сез башкарган хезмәт, вазыйфагызны үтәгән вакытта Сездә булган бурыч һәм җаваплылык хисләре өчен рәхмәт белдерәм, төзелеш мәйданчыгында сыйфат һәм тәртип оештыруда үз урыныгыз барлыгын онытмагыз, – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов. – Сез башкарган эшләр бәяләп бетергесез, зур рәхмәт Сезгә. Тагын бер кат бәйрәм белән, барлык эшләрегездә уңышлар телим».
Бүген Инспекция – дәүләт төзелеш күзәтчелеген оештыру һәм үткәрүгә вәкаләтле башкарма хакимият органы.
Инспекция составына республиканың бөтен территориясендә дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыручы 7 территориаль орган керә. Шулай ук Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе составына экспертизалар, тикшеренүләр һәм сынаулар үткәрүне күзәтү буенча территориаль орган да керә, анда төзелеш материалларына лаборатор сынаулар һәм конструкцияләрне тикшерү эшләре үткәрелә. Татарстанның транспорт инфраструктурасы төзелешенә күзәтчелек алып баруда автомобиль юллары һәм юл буе төзелешен күзәтү буенча территориаль орган шактый эш башкара.