Рөстәм Миңнеханов республика халкын Россиядә туризм-рекреация кластерлары оештыру һәм экотуризмны үстерү буенча бөтенроссия конкурсында Татарстан өчен тавыш бирергә чакырды

2020 елның 21 июле, сишәмбе

«Дуслар, priroda.life сайтында Татарстан өчен тавыш бирергә ике көн калды. Әгәр җиңеп чыксак, республикага Зәңгәр күлләрне, Кама Тамагы районындагы Лобач тавын һәм Юрьев мәгарәсе янындагы территорияләрне, Идел-Кама табигый биосфера тыюлыгын, «Түбән Кама» милли паркын һәм Балык Бистәсе районындагы Шумбут тыюлыгын төзекләндерүгә федераль акча бүлеп биреләчәк. Тизләтеп алыйк!» – дип язган ТР Президенты үзенең Instagram битендә.

Татарстанга тавыш бирү өчен priroda.life сайтындагы «География» бүлегенә керергә, авторизация узарга (почта яки социаль челтәрләр аша), картада Татарстанны сайларга һәм проектлар өчен тавыш бирергә кирәк.

Конкурста җиңү Татарстанның уникаль урыннарында цивилизацияле ял өчен шартлар тудырырга, республика буенча гаилә һәм дуслар белән сәяхәт итү һәм аның табигый байлыкларын саклау өчен яңа мөмкинлекләр булдырырга мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International