ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Салават күпере»ндәге 4-2 номерлы торак йортка ярашлылык турында бәяләмә бирде

2020 елның 17 июле, җомга

Бүген, 2020 елның 17 июлендә «Казан шәһәренең «Салават күпере» торак районында торак өчен билгеләнмәгән биналары булган №4-2 торак йорт» объекты төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән капиталь төзелеш объектының энергетика нәтиҗәлелегенә һәм кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу буенча исәпкә алу җиһазлары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе буенча Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән ярашлылык турында бәяләмә алды.

4-2 номерлы 19 катлы торак йортның гомуми мәйданы 27286,6 кв. метр тәшкил итә, анда 255 фатир хуҗаларын каршы алырга әзер. Бу исә якын арада 255 гаилә өй туен билгеләп, үзләренең торак шартларын яхшырта алачак дигән сүз. 

Яңа төзелеш объекты Нурихан Фәттах урамында урнашкан. Инвестор-төзүче – «Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы. Объект социаль ипотека республика программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International