Татарстанның төзелеш мәйданнарында 1000нән артык тикшерү үткәрелгән

2020 елның 14 июле, сишәмбе

2020 елның беренче яртыеллыгында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе белгечләре Татарстан Республикасы территориясендә төзелә торган капиталь төзелеш (үзгәртеп кору) объектларында 1456 мәртәбә күчмә тикшерү үткәргән. Карантин чаралары һәм төзелешне вакытлыча туктатып тору сәбәпле, тикшерүләр саны, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, якынча 16%ка кимегән.

Тикшерү барышында объектларда эшләр башкарганда сыйфат, хезмәтне саклау таләпләрен һәм куркынычсызлык техникасын үтәмәү, оештыру-хокук тәртибен бозу, шулай ук техник заказчылар тарафыннан төзелеш контролен тиешенчә алып бармау очраклары ачыкланган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре төзелеш өлкәсендә административ хокук бозулар турында 621 беркетмә төзегән. Бирелгән беркетмәләрнең саны, 2019 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 30%ка кимегән. Күпчелек хокук бозулар күрсәтмәләр бирелгәннән соң оператив рәвештә бетерелгән, бу хәл кабат уздырылган тикшерүләр нәтиҗәсендә расланган. Калганнары күрсәтмәләрдә билгеләнгән срокларга туры китереп, контрольдә тотыла.

Хәзерге вакытта 978 капиталь төзелеш объекты ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе контролендә тора. Алты ай эчендә инспекциядән 88 объектка проект документларының туры килүе турында бәяләмә бирелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International