ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Казанның Авиатөзелеш районы, Дементьев урамы буенча төзелә торган торак йорт белән танышты. Бина коммерция нигезендә төзелә. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе төзелә торган торак йортларның куркынычсызлыгына аерым игътибар бирә. Бүген объектта кирпеч өеменең, стеналар һәм бүлгеләр сыйфаты тикшерелде.
14 катлы торак йортның гомуми мәйданы 8039,9 квадрат метр тәшкил итә. Яңа корылмада 104 фатир булачак: бер бүлмәледән алып өч бүлмәлегә кадәр. Беренче катлар торак өчен билгеләнмәгән, киләчәктә биредә инфраструктура объектлары ачылырга мөмкин. Комплекста җир асты паркингы проектланган.
Якын-тирә территорияне төзекләндерәчәкләр һәм яшелләндерәчәкләр, җәяүлеләр өчен юллар, балалар өчен уен мәйданчыклары булдырылачак.
Төзүче оешма мәгълүматларына караганда, объектны файдалануга тапшыру 2020 елның дүртенче кварталына билгеләнгән.