1 нче августтан башлап биналарның куркынычсызлыгына кагылышлы таләпләр саны 30% кимиячәк

2020 елның 10 июле, җомга

Кабатлана торган һәм актуаль булмаган нормалар гамәлдән чыгарылырга тиеш.

1 нче августтан башлап биналарның куркынычсызлыгына кагылышлы зарури таләпләр саны 30% кимиячәк. Хөкүмәт тарафыннан расланган илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмаларының яңа исемлегенә артык һәм кабатлана торган нормалар кертелмәгән.

Хәзерге вакытта корылмаларга проектлау һәм төзелеш стадиясендә 10 меңнән артык мәҗбүри таләп куела. Яңа кагыйдәләр үз көченә кергәннән соң, алар саны якынча 3 меңгә кимиячәк. Бу – 2014 ел ахырында кабул ителгән илкүләм стандартлар һәм кагыйдәләр җыелмасы исемлеген яңадан карау нәтиҗәсе. Аны актуальләштерү профессиональ һәм экспертлар бергәлеге вәкилләре катнашында алып барылган.

Кыскартылган исемлек биналарның һәм корылмаларның иминлеге турындагы 2009 елда расланган төп техник регламент нигезләмәләрен тулысынча үтәргә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта яңа документ аны гамәлгә керткәнче башланган проектларга кагылмый. Бу төзүче һәм проектлаучы оешмаларны кабат дәүләт экспертизасы узу зарурлыгыннан азат итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International