ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстанның көньяк-көнчыгыш зонасында төзелеш тармагы вәкилләре белән киңәшмә үткәрде

2020 елның 9 июле, пәнҗешәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәрендә төзелеш тармагында катнашучылар һәм район башкарма комитетлары вәкилләре белән зональ киңәшмә үткәрде. Чара ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов рәислегендә узды.

 Чарада катнашучыларга контроль-күзәтчелек органының эш тәртибен билгеләүче федераль законнардагы үзгәрешләр турында искәртелде. Спикерлар төзелеш стандартлары, шәһәр төзелеше законнарындагы үзгәрешләр, шул исәптән коронавирус пандемиясе шартларында да дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыру нечкәлекләре турында сөйләде. Исегезгә төшерик, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 22 нче апрелендәге 557 номерлы карары нигезендә тикшерүләрне ел ахырына кадәр кыскарту күздә тотыла. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов төзүчеләрдән РФ Хөкүмәте билгеләгән «йомшаклык»лардан явызларча файдаланмаулары турында сорады, дөрес булмаган мәгълүматлар ачыкланса, хокук бозулар исәпкә алыначак.   

Киңәшмә барышында анда катнашучылар административ басымнарны киметү, республикада төзелеш сыйфатын яхшырту мәсьәләләре буенча фикер алышты.

«Киңәшмәләр без уртак тел тапсын өчен үткәрелә һәм күзәтчелек процессында бернинди  дә аңлашылмаучанлыклар тумасын иде», – дип билгеләп үтте Василий Кудряшов.

Моннан тыш, өлешле төзүне контрольдә тоту бүлеге башлыгы Фәнзил Ризванов өлешле төзүдә катнашу турындагы законнарда, шул исәптән яңа коронавирус инфекциясе таралу шартларында да, булган үзгәрешләр турында сөйләде, шулай ук Татарстан Республикасында торак төзелешен финанслауның яңа схемасын куллану мәсьәләсе каралды.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International