ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов республикадагы территориаль органнарның җитәкчеләре белән аппарат киңәшмәсе үткәрде, анда контроль-күзәтчелек органының эш тәртибен билгели торган федераль законнардагы үзгәрешләр турында искәртелде.
Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2020 елның 22 нче апрелендәге 557 номерлы карары нигезендә яңа коронавирус йогышы таралган шартларда төзелеш мәйданнарында тикшерүләрне кыскарту күздә тотыла.
Киңәшмә барышында хокук идарәсе башлыгы Шамил Рәимов, әлеге карар кабул итүгә һәм Инспекциянең 49 номерлы боерыгы белән расланган Административ регламенты үзгәртелүгә бәйле рәвештә, инспекторларның гамәлләр алгоритмы турында аңлатты.
Шулай итеп, 2020 елның 31 нче декабренә кадәр тикшерүләрне бары тик тикшерүләрнең расланган программасы һәм төзелеш тәмамлануы турында хәбәр нигезендә генә үткәрергә мөмкин. Василий Кудряшов билгеләп үткәнчә, әлеге дәүләт чаралары Covid-19 белән бәйле хәл аркасында бизнеска ярдәм итү максатларында күрелгән.