Татарстанда социаль әһәмиятле объектлар төзелеше тулы куәтенә бара. Кичә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары тикшерүләр программасы кысаларында «Салават күпере» микрорайонында төзелә торган яңа балалар бакчасын карады.
Хәзерге вакытта объектта төзелеш эшләре төгәлләнеп килә, эчке бизәкләү, вентиляцияләнә торган фасад урнаштыру, эчке инженерлык челтәрләрен монтажлау эшләре бара, якындагы территорияне төзекләндерү эшләре (грунт кайтару, планировка) башланган. Объектның гомуми әзерлек дәрәҗәсе – 95%.
Ике катлы балалар бакчасы 260 балага исәпләнгән. Балалар бакчасы торак комплексның 3 нче кварталында урнашкан. Мәктәпкәчә учреждение типик проект буенча торгызыла. Бинада уен һәм физкультура мәйданчыклары, музыка залы, йокы бүлмәләре, азык-төлек блогы каралган. Объектны тапшыру вакыты 2020 елның августында билгеләнгән. Быел Татарстанда 22 балалар бакчасы һәм 9 мәктәпне файдалануга тапшыру планлаштырыла.