Казанның Николай Ершов урамындагы торак комплекста күпфатирлы йорт төзелеше тәмамланып килә

2020 елның 4 июле, шимбә

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары билгеләнгән график буенча йортта барган төзелеш эшләре белән танышты, объектның проект документларына туры килү-килмәвен тикшерде. Хәзерге вакытта объектта эчке бизәкләү, инженерлык челтәрләрен монтажлау, вентиляцияләнә торган фасад урнаштыру, территорияне төзекләндерү эшләре бара.

«9нчы этапның икенче чиратындагы 12 нче торак йорт» объекты төзелеше республика башкаласының Совет районы, Н.Ершов урамы буенча алып барыла. Проект буенча гомуми мәйданы 9500 кв. метрдан артык булган йорт 151 фатирга исәпләнгән. Торак бина коммерция нигезендә төзелгән.

Быел Татарстан Республикасында «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында 2 млн. 979 мең кв. метр торакны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Исегезгә төшерәбез, 2019 елда 2 млн. 675,5 мең кв. метр торак файдалануга тапшырылган.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе дәүләт төзелеш күзәтчелеген гамәлгә ашыра, аның нәтиҗәсе булып төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International