Коррупциягә каршы тәртип буенча Инспекция белешмәсе.
Үзеңне артык сак, нәзәкатьле итеп, ялагайланмыйча, ришвәт бирүче (ришвәт сораучы) зат тарафыннан ришвәт алуга әзер булу яки ришвәт алудан (бирүдән) катгый баш тарту буларак кабул итерлек дуамал гыйбарәләргә юл калдырмыйча тотарга.
Үзегезгә тәкъдим ителгән шартлар (суммаларның күләме, товарларның һәм хезмәтләр күрсәтүнең атамасы, ришвәт тапшыру вакытлары һәм ысуллары, коммерцияле сатып алу формасы, мәсьәләләрне хәл итү эзлеклелеге) турында игътибар белән тыңларга һәм нечкәлекләрен төгәл истә калдырырга.
Ришвәт тапшыру вакыты һәм урыны турындагы мәсьәләне киләсе сөйләшүгә кадәр кичектереп торырга һәм киләчәктә очрашу өчен үзегез өчен яхшы таныш булган урынны тәкъдим итәргә.
Сөйләшү барышында инициативаны үз өстегезгә алмагыз, күбрәк «кабул итү» максатында эш итегез, потенциаль ришвәт алучыга (ришвәт бирүчегә) «эчендәгесен бушатып бетерергә», Сезгә мөмкин булганча күбрәк мәгълүмат җиткерергә ирек бирегез.
Диктофоныгыз булган очракта, ришвәт турындагы тәкъдимне (яшерен рәвештә) яздырып алырга тырышырга кирәк.