Бүген, 2020 елның 29 нчы маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чистарту корылмаларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.
Зеленодольск районының Карамалы Тау бистәсендә биологик чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнде. Подрядчы компания элек булган һәм нәтиҗәсез эшләгән чистарту корылмалары урынында агынты суларны тулысынча биологик чистарту һәм чистартылган агынты суларын йогышсызландыру өчен кирәкле барлык җайланмалары булган биологик чистарту корылмаларының яңа җитештерү корпусын төзегән. Расланган проект документлары нигезендә төзүчеләр 100 м3 күләмендә агынты суларны тигезли торган җайланма (2 данә), сусызландырылган утырмаларны вакытлыча саклап тоту мәйданчыкларын (3 данә), мәйданчыктан явым-төшем суларын чистарту корылмаларын, техник су белән тәэмин итү скважинасын, 50 м3 күләмендә чиста су резервуарларын (2 данә), канализация насос станциясен һ.б. төзегән. Биологик чистарту корылмаларының биналары һәм корылмалары объект эшчәнлеге өчен кирәкле барлык коммуникацияләр белән тәэмин ителгән.
Объект «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль программасына керә.
Проект документларына булган уңай экспертиза бәяләмәсе нигезендә канализация өчен биологик чистарту корылмалары Карамалы Тау поселогындагы хуҗалык-көнкүреш суларын һәм торак төзелеше башкарылган урыннардан һәм сәнәгать предприятиеләреннән чыккан агынты суларны тулысынча биологик чистарту өчен билгеләнгән. Тәүлегенә 1000 м3 җитештерелешле әлеге чистарту корылмаларын төзү агынты суларны таләп ителгән дәрәҗәсендә чистарту проблемасын хәл итәчәк һәм Идел елгасы торышына тискәре йогынтыны киметергә булышачак.