ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әгерҗе районында илкүләм проект буенча төзелгән чистарту корылмаларының әзерлеген раслады

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген, 2020 елның 29 нчы маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан «Татарстан Республикасы Әгерҗе муниципаль районының Красный Бор авылында тәүлегенә 150м3 җитештерелешле канализация биологик чистарту корылмалары төзү» объектына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланыла торган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирелде.

 Объект «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль программасына керә.

Татарстан Республикасының Әгерҗе муниципаль районындагы Красный Бор авылында саланың көньяк-көнбатыш читендә хуҗалык-көнкүреш суларын биологик чистарту корылмалары төзелеп беткән. «УКС» ААҖ генподряд оешмасы тарафыннан биологик чистарту корпусы, административ-көнкүреш корпусы, тигезләгеч җайланма төзү эшләре башкарылган, өске суларны саклау һәм кудыру өчен савытлар монтажланган, авыл буенча Кызыл Бор авылында чистарту корылмаларының өзлексез эшләвен тәэмин итә торган йөзләрчә метр су белән тәэмин итү һәм канализация челтәрләре сузылган.

Хәзер торак йортлардан чыккан көнкүреш сулары үз көе белән тирән биологик чистарту корылмаларына килә, аның җитештерү куәте тәүлегенә 150м3 тәшкил итә. Явым-төшем агынтылары су кабул итү җайланмалары аша туплана торган савытларга бүленә һәм, тулуына карап, ассенизация машинасы белән чыгарыла.

Әлеге чистарту корылмалары суның бактериаль һәм санитар-химик торышын яхшыртырга һәм Кама елгасына бәйле начар пробалар санын киметергә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International