Казанда илкүләм проект буенча төзелгән чистарту корылмаларына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2020 елның 29 мае, җомга

Бүген, 2020 елның 29 нчы маенда, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе чистарту корылмаларына төзелгән, үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының кулланылган энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителү таләпләренә җавап бирүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Казанда Ветеринария академиясе районында чистарту корылмалары төзелеше төгәлләнде. Чистарту корылмалары Казансу елгасы акваториясенә, Өченче транспорт дамбасының дублер күпере янында, Ветеринария академиясе районында яңгыр агынтыларын кабул итү өчен билгеләнгән.

Проект нигезендә аккумуляцияләүче резервуар төзелгән, тулы завод әзерлегендәге чистарту корылмалары монтажланган, Казансу елгасына яңгыр сулары агынтыларын чыгару өчен гамәлдәге җиһазлар ремонтланган.

Объект «Экология» илкүләм проектының «Иделне савыктыру» федераль программасына керә. 30 ат көченә тиң җитештерүчәнлеге булган әлеге чистарту корылмалары Казансу елгасы суы торышына тискәре йогынтыны киметергә мөмкинлек бирәчәк.

Су объектларының яңгыр канализациясе челтәрләре буенча бүлеп бирелә һәм чистартылмый торган өслек сулары белән пычрануы – актуаль проблема булып тора.

Проект документациясенә уңай экспертиза бәяләмәсе нигезендә, Пионер урамы һәм «Ливадия» шифаханәсе, Арбузов һәм Кирпичников урамнарының бер өлеше белән чикләнгән урынында Себер тракты урамы буенча яңгыр сулары чистартылырга тиеш.  Агынтыларны җыю мәйданы 59 гектардан артык тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International