Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе (Дәүләт төзелеш күзәтчелеге) 2020 нче елның беренче кварталында 645 мәртәбә тикшерү үткәрде, нәтиҗәдә, кисәтүләр бетерелгәннән соң, төзелгән һәм үзгәртеп корылган капиталь төзелеш объектларына ярашлылык турында 42 бәяләмә бирелгән. Тикшерүләр вакытында административ хокук бозулар турында 342 беркетмә төзелгән.
Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекторлары тарафыннан еш ачыклана торган җитешсезлек очраклары: проект таләпләрен үтәмәү һәм проект чишелешләреннән чигенү, төзелеш технологияләрен бозу, төзелеш эшләренең башланып китүе турында дәүләт төзелеш күзәтчелеге органнарына үз вакытында хәбәр итмәү, төзелешкә рөхсәт булмау.
Хәзерге вакытта Татарстанда төзелә торган 850 объект ведомство күзәтчелегендә тора. Аерым алганда, болар – «Алабуга» махсус икътисад зонасы объектлары, социаль ипотека һәм инвестицияле торак программалары буенча төзелә торган торак йортлар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт корылмалары, сәүдә үзәкләре, фельдшер-акушерлык пунктлары, административ биналар, юл төзелеше объектлары.