атарстанда агымдагы елда социаль ипотека программасы буенча гомуми мәйданы 273,6 мең кв.м. булган 4 970 фатирлы 130 торак йортны файдалануга тапшыру планлаштырыла. Программа «Торак һәм шәһәр мохите» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. Бу хакта ТР Дәүләт Советы утырышы материалларында әйтелә.
«Республикада социаль ипотека программасына яшь гаиләләрне, ятим балаларны; радиация йогынтысына дучар ителгән гражданнарны һәм аларга тиңләштерелгән затларны; ерак төньяк районнарыннан чыгып киткән һәм аларга тиңләштерелгән территорияләрне, күченеп китәргә мәҗбүр булган гражданнарны, Бөек Ватан сугышы ветераннарын, инвалидларын; запастагы хәрби хезмәткәрләрен торак белән тәэмин итү буенча федераль механизмнар кертелгән»,-дип билгеләп үтелә материалларда.
«2019 елга торак белән тәэмин итүдә Татарстан Республикасы гражданнарына дәүләт ярдәме» программасы буенча узган ел гомуми мәйданы 358,1 мең кв. м. булган 6 214 фатирлы 119 торак йорт файдалануга тапшырылган.