2020 елның 12 мартында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Василий Кудряшов Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләренә эшлекле сәфәр ясады, сәфәр барышында ул мөһим социаль-әһәмиятле объектлар төзелешен карады.
Аерым алганда, ул «Синергия» индустрия-технологик паркының өченче һәм дүртенче корпусларын карады. «Алабуга» МИЗның әлеге заводында ПАН-прекурсор – углерод җепселләре өчен чимал җитештерү күздә тотыла. Хәзерге вакытта объектлар төзелеш стадиясендә.
Шулай ук Василий Кудряшов Алабугада 1224 урынга исәпләнгән полилингваль мәктәпне карады, ул Алабуга муниципаль районы территориясендә төзелә торган төп социаль әһәмиятле объектларның берсе булып тора. Яңа уку йортын төзү «Мәгариф» илкүләм проектын гамәлгә ашыру максатларына ирешү мөмкинлеген бирәчәк.
Алга таба ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы Түбән Камадагы Тынычлык проспекты һәм Сөембикә урамы киселешендәге күпфункцияле сәүдә комплексында булды. 6 катлы объектның гомуми мәйданы 120 мең кв.метр тәшкил итәчәк.
Эш сәфәренең төп максаты – төзелә торган объектларның әзерлек торышын һәм аларны файдалануга тапшыру вакытларын билгеләү.
Соңыннан Василий Кудряшов ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көнчыгыш территориаль органы хезмәткәрләре белән киңәшмә үткәрде һәм алга таба эш планнарын билгеләде.