2019 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы булачак

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

2019 елның 18 декабрендә киңәшмәләр залында ТР Дәүләт төзелеш инспекциясе башлыгы карамагындагы Коррупциягә каршы көрәш комиссиясе утырышы узачак.

Комиссия утырышында түбәндәге мәсьәләләр каралачак:

1. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең бюджет акчаларын тотуны контрольдә тоту турында.

2. ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең 2019 елда дәүләт сатып алулары секторының, мобилизация эше һәм гражданнар оборонасы эшенең нәтиҗәләре турында.

3. Хезмәт (вазыйфаи) бурычларын үтәүгә бәйле рәвештә физик һәм юридик затлардан бүләкләр һәм бүләкләү алуны тыю турында.

4. 2019 елда ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә коррупция торышы турында җәмәгатьчелек фикерен сораштыру нәтиҗәләре турында.

5. Татарстан Республикасы Социаль-икътисади мониторинг буенча комитеты әзерләгән «Татарстан Республикасы башкарма хакимияте органнары, федераль хакимият органнарының Татарстан Республикасы буенча территориаль органнары, муниципаль районнар һәм шәһәр округлары җирле үзидарә органнарының 2019 елның I яртыеллыгында Татарстан Республикасы территориясендә коррупциягә каршы чараларны гамәлгә ашыру буенча эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген мониторинглау» мәгълүмат-аналитика материалын карау.

 6. Комиссиянең 2020 елга Эш планын раслау турында.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International