Яңа ел алдыннан үткәрелә торган хәйрия акциясе кысаларында Татарстан Республикасы Ләүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы «Акылга зәгыйфь балалар өчен Дәрвишләр бистәсе балалар йорты-интернаты» ДКУда кунакта булды һәм Яңа ел бүләкләрен тапшырды.
Белгечләр инвалид балаларның медик-социаль тернәкләндерү бүлегендә булды. Балалар һәм аларның тәрбиячеләре белән аралашып, аларны Яңа ел белән котладылар. Хәзерге вакытта интернатта 4 яшьтән 23 яшькә кадәрге 167 бала яши.
Учреждениедә тәрбияләнүчеләргә яңа ел күчтәнәчләре - иҗат өчен җыелмалар тапшырылды, алар вак моториканы үстерүгә ярдәм итә. Шулай ук балаларга Яңа ел сувенирлары - чыршы уенчыклары да бүләк ителде. Шуннан соң инспекция хезмәткәрләре балалар белән бергәләп Яңа ел чыршысын бизәделәр. Барлык балалар да шатлыклы хис-кичерешләр алды.
«Мондый чаралар безгә балаларга ярдәм күрсәтергә, алар белән хезмәттәшлек итәргә, аларга игътибар күрсәтергә һәм аларны кайгыртырга, шулай ук бу балаларны социальләштерүгә өлеш кертергә мөмкинлек бирә», - дип билгеләп үттеләр ведомство хезмәткәрләре.