«Салават күпере» микрорайонындагы ике йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2019 елның 16 һәм 17 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе 3-2 нче һәм 4-7 нче торак йортларның  төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектын энергетика ресурслары кулланыла торган исәпкә алу приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән әзерлеген раслады.

3-3 номерлы торак йортның гомуми мәйданы 9773,8 кв.м тәшкил итә, 20 катлы йортта 198 фатир файдалануга тапшырылган. 3-4 нче объектның мәйданы  9773,8 кв.м тәшкил итте, 20 катлы йортта 198 фатир файдалануга тапшырылды. Күпфатирлы торак йортлар Нурихан Фәттах урамында урнашкан.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International