Әлмәт шәһәренең «Западные ворота» микрорайонында урнашкан социаль йорт ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 18 декабре, чәршәмбе

Бүген, 2019 елның 18 декабрендә, Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Западные ворота» микрорайонында 16 катлы торак йортның әзерлеген төзелгән, реконструкцияләнгән капиталь төзелеш объектының проект документациясе таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектының энергетика ресурсларыннан, файдаланыла торган исәпкә алу приборлары белән җиһазландырылган булуы таләпләренә туры килүе турында бәяләмә белән раслады.

Объектның гомуми мәйданы -  9253,6 кв.м., 16 катлы йортта 120 фатир әзер.  Объектның беренче катында торак булмаган биналар бар. Күпфатирлы торак йорт Әлмәт шәһәре, Изаил Зарипов проспекты, 3нче йорт адресы буенча урнашкан. Объектны төзүче - «Татарстан Республикасы Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды» коммерцияле булмаган оешмасы, йорт социаль ипотека программасы буенча төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International