«Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында балалар бакчасына ярашлылык бәяләмә бирелде

2019 елның 12 декабре, пәнҗешәмбе

«Салават күпере» торак комплексында 220 урынга исәпләнгән тагын бер балалар бакчасы төзелде. Бүген, 2019 елның 12 декабрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шулай ук бина капиталь төзелеш объектларын энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм энергетика ресурсларын кулланучы исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләпләренә дә туры килә. Балалар бакчасы Казанның Киров районындагы «Салават күпере» торак комплексының 11 нче кварталында урнашкан. 2 катлы бинаның гомуми мәйданы - 4686,6 кв.м.  Балалар бакчасында яшь ярымнан алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен кече, урта һәм өлкән төркемнәр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр һәм медицина блогы бар. Янгын бүлекчәләрен һәм халыкның аз хәрәкәтле төркемнәрен йөртү өчен лифт бар.

Тирә-яктагы территориядә уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елның 12 ноябрендә «Салават күпере» торак комплексында урнашкан Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда 260 урынлы ике балалар бакчасы ярашлылык турында бәяләма алды.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International