«Салават Күпере» микрорайонында балалар бакчалары ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 12 ноябре, сишәмбе

Казанның «Салават Күпере» микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчалары төзелде. Ике катлы биналар кабат куллану проекты буенча төзелгән. Бүген, 2019 елның 12 ноябрендә, ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектларның проект документациясенә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Шулай ук биналар капиталь төзелеш объектларын энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм энергетика ресурслары кулланыла торган исәпләү приборлары белән җиһазландыру таләпләренә туры килә.

Ике балалар бакчасы Казанның Киров районы Нурихан Фәттах урамындагы 7 һәм 8 микрорайоннарда урнашкан.

Балалар бакчаларында кече, урта һәм өлкән яшьтәгеләр өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Һәр төркем өчен уен бүлмәсе, йокы бүлмәсе, чишенү бүлмәсе, буфет һәм бәдрәф каралган. Моннан тыш, мәктәпкәчә белем бирү учреждениесендә музыка һәм физкультура заллары, түгәрәкләр һәм медицина блогы бар. Янгын сүндерүчеләр һәм халыкның физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне йөртү өчен лифт бар.

Бина янындагы территориядә уен һәм физкультура-спорт мәйданчыклары төзелгән.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге социаль әһәмияткә ия объектларда эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирә.

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International