Яңа балалар бакчалары һәм мәктәпләр ярашлылык турында бәяләмә алды

2019 елның 27 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе биш балалар бакчасының һәм бер мәктәпнең төзелгән капиталь төзелеш объектларының проект документлары таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергетика ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килүе турындагы бәяләмә белән раслады.

 

Тапшырыла торган объектлар:

1.       Казан шәһәренең Профессор Камай проспекты буенча 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы;

2.       Казан шәһәренең Рәис Гәрәев урамында 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы;

3.       Түбән Кама шәһәренең 45нче микрорайонында 800 укучыга исәпләнгән урта гомуми белем бирү мәктәбе;

4.       Түбән Кама шәһәренең 49 микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы;

5.       Түбән Кама шәһәренең 35м микрорайонында 260 урынга исәпләнгән балалар бакчасы ;

6.       Яр Чаллы шәһәренең 63 нче микрорайонында 340 урынга исәпләнгән балалар бакчасы.

2019 елның 27 августына Татарстанда 12 яңа балалар бакчасы һәм 4 мәктәп ярашлылык турында бәяләмә алды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International