Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең киңәйтелгән күчмә киңәшмәсе булды, анда 2019 елның беренче яртыеллыгындагы эшкә нәтиҗәләр ясалды. Доклад белән Инспекция башлыгы Василий Кудряшов чыгыш ясады.
Инспекциянең вазифаи затлары беренче яртыеллыкта төрле функциональ билгеләнештәге 974 төзелеш объектында төбәк дәүләт төзелеш күзәтчелеген башкарган. Барлыгы 2200 тикшерү үткәрелгән, нәтиҗәдә 830 хокук бозу очрагы ачыкланган. Салынган штрафларның суммасы якынча 21,2 миллион сум тәшкил иткән.
Киңәшмәдә шулай ук РФ Шәһәр төзелеше кодексындагы яңалыклар һәм Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 54 нче номерлы карарына үзгәрешләр турында фикер алыштылар.
Рәсми өлеш тәмамланганнан соң Төзүчеләр көненә багышланган тантаналы чара узды, анда инспекциянең иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр. Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе исеменә түбәндәгеләр лаек булды:
- Дәүләт төзелеш күзәтүне тормышка ашыру тәртибен контрольдә тоту бүлеге башлыгы Инна Кәримова;
- Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча 2 нче бүлек башлыгы Әнәс Рәхимов.
Һөнәри бәйрәм уңаеннан ТР Президентының Рәхмәте белән түбәндәгеләр билгеләп үтелде:
- Казан шәһәре буенча капиталь төзелеш объектларының төзелешен, үзгәртеп корылышын күзәтү буенча территориаль орган җитәкчесе урынбасары Денис Мильгунов;
- Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көнбатыш территориаль орган җитәкчесе Илсур Гайнетдинов.
Капиталь төзелеш объектларының төзелешен һәм үзгәртеп корылышын күзәтү буенча Көнчыгыш территориаль орган җитәкчесе Сергей Цыганцов озак еллар нәтиҗәле хезмәте һәм төзелеш комплексы үсешенә зур өлеш керткәне өчен Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Рәхмәт хатын алды.
Шулай ук кайбер хезмәткәрләргә ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы дипломнары һәм Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең ведомство бүләкләре дә тапшырылды.