2019 елның 20 августында Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җиде балалар бакчасы һәм өч мәктәпнең төзелгән капиталь төзелеш объектларының проект документларының таләпләренә, шул исәптән энергетика нәтиҗәлелеге таләпләренә һәм капиталь төзелеш объектларының энергия ресурсларын исәпкә алу җайланмалары белән тәэмин ителеше таләпләренә туры килү-килмәве турындагы бәяләмәнең әзерлеген раслады.
Тапшырыла торган объектлар исемлеге:
Чаллыда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, «Замелекесье», 22 микрорайон;
Чаллыда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, «Замелекесье», 20 микрорайон;
Чаллыда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, «Замелекесье», 14 микрорайон;
Чаллыда 220 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, «Замелекесье», 35 микрорайон;
Минзәлә шәһәрендә 140 урынга исәпләнгән балалар бакчасы, Юбилейная урамы;
Казан шәһәренең Р.Гареев урамында урнашкан 1224 урынлык гомумбелем бирү мәктәбе;
Казанның Совет районы Мамадыш тракты урамы буенча урнашкан «Весна» торак комплексындагы 1501 урынлык гомумбелем бирү мәктәбе;
Чаллы шәһәренең 65 нче «Яшьлек» микрорайонында 1224 урынлык гомумбелем бирү мәктәбе;
Казан шәһәренең Завойский урамында 50 урынлык балалар бакчасы;
Казан шәһәренең Яруллин урамында 120 урынлык балалар бакчасы.