ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы хезмәтен бәяләделәр

2019 елның 16 августы, җомга

    2019 елның 9 августында «Корстон» кунакханә-сәүдә-күңел ачу комплексында «Татарстан Республикасының ел төзүчесе» тантаналы чарасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм РФ төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Леонид Ставицкий катнашты.

    Татарстан Республикасы Президенты төзүчеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм бүләкләр тапшырды.  Татарстан Республикасы Президентының 2019 елның 1 апрелендәге ПУ-195 номерлы Указы белән Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов республиканың төзелеш комплексын үстерүгә керткән зур өлеше һәм күпьеллык фидакарь хезмәте өчен «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде.

    Инспекция коллективы Василий Александровичны «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены медаленә лаек булуы белән котлый. Әлеге бүләк аның Татарстан Республикасы алдындагы казанышларына лаеклы бәя булып тора. Василий Александровичка һәм аның якыннарына чын күңелдән нык сәламәтлек һәм иминлек телибез.

ТР Дәүләт торак төзелеш инспекциясе матбугат хезмәте

   

   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International