Хөрмәтле хезмәттәшләр!
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективы Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлый!
Төзүче һөнәре - җәмгыятебездә иң авыр, җаваплы, иҗади, лаеклы хөрмәт казанган һөнәрләрнең берсе.
Сезнең хезмәт сөючәнлек, тәҗрибә, талант һәм профессиональлек нәтиҗәсендә шәһәрләр төзелә һәм үсә, яңа торак йортлар, спорт һәм социаль объектлар төзелә, җитештерү куәтләре эшли, инфраструктура яхшыра.
Республиканың яңа, заманча йөзе Татарстан үсеше өчен өстәмә импульс тудыра. Төзелә торган биналарның һәм корылмаларның сыйфаты һәм ышанычлылыгы, кешеләрнең уңайлылыгы һәм иминлеге нәкъ менә сездән тора. Сезнең өйләрегез дә һәрвакыт җылы һәм уңайлы булсын.
Татарстан төзүчеләре тарафыннан булдырылган барлык биналар республикага иминлек һәм аның халкының шатлык китереп гасырлар буе хезмәт итсен.
Бу матур көндә чын күңелдән Сезгә һәм якыннарыгызга нык сәламәтлек, дәрт, яңа һөнәри үрләр яулавыгызны, мәхәббәт, бәхет һәм иминлек телим!
ТР ДТК Инспекциясе башлыгы В.А. Кудряшов.